Прощай азбука (на татарском языке)

Праздник "Прощай азбука!" Разработка для учителей начальных классов. Можно использовать на мероприятиях.

Содержимое разработки

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

 

            Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый.   Бәйрәмне укучылар башлый.

 

Адина. Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

 

Фиданис. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә

 

Айсылу. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “ Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

 

Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!

Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

(Грамота тапшырып киту)


Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

 

Убырлы карчык. Урмәт мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмы калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.

 

Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар. (Сөенеп, сикергәлиләр).

 

Җыр “Хәрефле шакмаклар”

Л.Батыр-Болгари көе, Г. Садә сүзләре

 

Шакмаклар, шакмаклар

Шакмак саен хәрефләр

Шакмаклардан сүзләр төзеп

Үтә безнең дәресләр.

Тезәбез, тезәбез

Болай тезсәң өй була.

Безнең якты бүлмәбезгә

Якты нур тула.

            Кушымта:

            А, б, в, а, б, в, г, д

            Хәрефләргә җан керде

            А, б, в, а, б, в, г, д

            Туган телне сөйдерде.

 

Шакмаклар, шакмаклар

Хикмәтле, серле алар.

Әлифба китабы белән

Галәмгә юл ачалар.

 

Кояш та, кояш та

Болыттан шакмак тезә.

Зәңгәр күкне иңли-иңли

Хәрефләр йөзә.

            Кушымта:

            А, б, в, а, б, в, г, д

            Хәрефләргә җан керде

            А, б, в, а, б, в, г, д

            Туган телне сөйдерде.

 

Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган инде.

 

Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез Шүрәле.

 

Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

 

Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.

 

У.к. Ты-ырр! (Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)

 

Шүрәле. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар.Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.

 

У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмэдең.

 

Укытучы. Ә сез нигә килдегез, дуслар?

 

У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.

 

Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?

 

Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

 

Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?

 

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

 

Укытучы. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?

 

У. к. Кем тапкыр, кем зирәк

Сынап карыйк әйдәгез.

 

Ш. Без табышмаклар әйтәбез

Сез җавабын табыгыз.

 

У.к. 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)

2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)

 

Ш. 3) Һәркөн кирәк өстәлдә

Безгә куәт өстәргә (Ипи)

4) Җылы якларда яши,

Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)

 

У.к. 5) Без-без безелдәп

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. (Бал)

 

Ш. 6) Син йоклагач, тәрәз артыңда

Елмаеп карый сиңа. (Ай)

 

У.к. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

 

Укучылар. Ә-Л-И-Ф-Б-А.

 

У.к. Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?

 

Ш. Убырлы, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, шуларны карап кына утырыйк әле.

 

Укытучы. Әллә бетте дә инде дуслар? (Эндәшмиләр)

Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без укучылар, дәвам итик.


  « Элифбам» жыр


1.И әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.


Кушымта:
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.


2.И әлифбам, син балкыйсың кулымда,
Бер нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.


Адина. Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

 

  

Фиданис. Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без,

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.

 

Айсылу . Сузыкны җырладык

Туган тел көенә,

Ә тартык сузылмый,

Җырламый һич кенә.

 

Адина. Ана сүзен һәммәбез дә

Яратабыз, сөябез.

Шуңа күрә “А” хәрефен

Беренче өйрәнәбез.

 

Фиданис. “Ә” хәрефе дә сөйкемле,

Чакырып тора безне.

Әни белән рәттән куям

“Әтием” дигән сүзне.


 Айсылу. “И” хәрефеннән башлана

“Илем” дигән матур сүз.

Туган илнен бик бәхетле

Уллары, кызлары без.

 

Җыр “Әлифба”

 Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.

 

1.Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

 

            Кушымта:

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

 

2.Каләмем йөгерә,

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әни дә, әти дә.

 

Адина. Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

 

Фиданис. Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

 

Айсылу. Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит зур рәхмәт

Бергә. Мең рәхмәт! - дияргә.

 

Әлифба. Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым шуны белегез

Фәкать әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы,

Космонавтмы ул, әллә галимме,

Агроном, яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен, зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.


 Әлифба:

Кадерле балалар! Мин китәм, хушыгыз, акыллы булыгыз! Гел “5”кә укыгыз!


Укучылар:

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Хуш,хуш, Әлифба!


Укытучы.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

 

Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

 

Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.

 

Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.

 

Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?

 

Ук. Мы про тебя сказку читали.

 

К.К. А знаете, куда я иду?

 

Укучылар. Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

 

К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.

 

(Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларнын артына биремнәр язылган.)

 

1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.

2. Назовите названия дней недели на русском языке.

3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.

4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.

5. Спойте одну вашу любимую песню.

 

Җыр “Учат в школе”

Буквы разные писать

Тонким перышком в тетрадь

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

 

К четырем прибавить два,

По слогам читать слова

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Книжки добрые любить

И воспитанными быть

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

 

К.К. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

 

Укучылар. До свидания.

(Ишек шакыйлар)

 

Укытучы. Укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез, рәхим итегез!





Туган тел” керә:

Исәнмесез, шаяннар,

Минем нәни наяннар!

Сез көткәнне белдем мин,

Шуңа күрә килдем мин.

Ерак-ерак илләрдән

Алып килдем сезгә мин

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле, дәртле җырлар









«Туган телем»

1. Балам! -- диеп,туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнием! -- дип, әнкәемә

мин туган телдә әйтәм.

кушымта

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул -- минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул -- минем туган телем.

2.Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә

Туган ил дигән сузне дә

Әйтәм мин туган телдә.

кушымта.

3. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа курә туган телне

Хөрмәтлим мин. яратам.

.


5”ле керә. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар!

 

Укучылар. Исәнме, “5”ле. Рәхим ит, түрдән уз!

 

5”ле. Мин бит “5”ле, бик көчле

Юкка гына куймыйлар.

Кем тырыша, көч сала –

Шулар минем чын дуслар!

 

 

5”ле. Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз! Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!

 

Укучылар.

Сезнең алда сүз бирәбез:

Ялкауланмаска!

“2”ле алмаска!

Артта калмаска!

Тырыш булырга!

“5”кә укырга!

 

Укытучы. Укучылар, сез чыннан да әлифбаны бик яхшы үзләштергәнсез. Әти-әниләрегез дә шулай тырышып укыдылармы икән! Әйдәгез, аларга берничә сорау биреп карыйк әле.

 

Әти-әниләргә сораулар.

 

Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?

Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?

Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?

 

Укытучы. Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Хәзер концерт номерлары тәкъдим итәбез.

 

Бәйрәм ахырында 1 сыйныф укучыларын әти-әниләре, мәктәп дирекциясе котлый. Балаларга истәлекле бүләкләр бирелә. Кичә чәй табыны артында дәвам ителә.

 

 

 

 

 

Сохранить у себя:
Прощай азбука (на татарском языке)

Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки